Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең чираттагы утырышы булды

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) карары белән алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларны әзерләүгә һәм үткәрүгә бүлеп бирелгән Татарстан Республикасы бюджеты акчаларын тоту һәм кандидатларның, сайлау берләшмәләренең сайлау фондларына акчалар керү һәм куллану турында ҮСК хисабы; Татарстан Республикасы Дәүләт Советында эшләгән сәяси партияләрнең эшчәнлеген 2019 елның ноябрендә төбәк телеканалында һәм радиоканалында яктыртуга сарыф ителгән эфир вакыты күләмен исәпкә алу нәтиҗәләре расланды.

Сайлаучыларның (референдумда катнашучыларның) хокукый мәдәниятен күтәрү, сайлаулар һәм референдумнар оештыручыларны өйрәтү һәм 2019 елга Татарстан Республикасында сайлау технологияләрен камилләштерү һәм үстерү буенча чаралар кысаларында Татарстан Республикасы ҮСК тарафыннан, Казан (Идел буе) федераль университеты, Юридик белем бирү һәм фән фонды белән берләктә, 2019 елның 24 декабрендә студентлар фәнни-гамәли коференциясен үткәрергә карар бирелде.

Шулай ук республика сайлау комиссияләренең кадрлар составын үзгәртүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Кабул ителгән карарлар белән “Сайлау комиссиясе документлары” бүлегендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: