Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Президентын сайлаулардагы бюллетень формасын раслады

2020 елның 15 августы, шимбә

Тиешле карар бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең (ҮСК) 116 нчы утырышында кабул ителде.

Республика Президентын сайлаулар өчен 2 төрле бюллетень: тавышларны кулдан санау өчен һәм тавышларны санауның техник чаралары (КОИБ) өчен әзерләнәчәк.

  • Татарстан Президентын алдагы сайлауларга 2 937 257 сайлау бюллетене, шул исәптән тавышларны санауның техник чараларыннан (сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексларыннан (КОИБлардан) файдаланып тавыш бирү өчен – 98 900 сайлау бюллетене әзерләнәчәк, - диде Татарстан Республикасы ҮСК рәисе Андрей Кондратьев.

Тавышларны кулдан санау өчен сайлау бюллетеньнәре рус һәм татар телләрендә басыла. Теркәлгән кандидатларның фамилияләре алфавит тәртибендә һәм сайлау бюллетененең фәкать бер ягында гына урнаштырыла. Саклау челтәре бюллетеньнәрнең алгы ягында аксыл-яшел буяу белән басыла.

КОИБлар өчен сайлау бюллетеньнәре шулай ук ике телдә басыла, кандидатларның фамилияләре алфавит тәртибендә урнаштырыла. Аксыл-яшел төстәге саклау челтәре бюллетеньнәрнең арткы ягында бөтен өслеге буенча урнаша.

Татарстан Президентын сайлаулар 11,12 һәм 13 сентябрьдә узачак. Бердәм тавыш бирү көне статусы 13 сентябрьгә беркетелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: