ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 19 февралендә Татарстан Республикасы ҮСКнең чираттагы утырышы булды.

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең 2019 елга эш планы турында

Татарстан Республикасы ҮСК 2019 елга комиссиянең эш планын расларга карар бирде, ул агымдагы эшчәнлекне оештыру белән бергә, алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын 2019 елның 8 сентябрендә бердәм тавыш бирү көнендә сайлауларны әзерләү һәм үткәрү буенча чарадар комплексын да күздә тота.

ҮСК Татарстан Республикасы Дәүләт Советында вәкилләре булган сәяси партияләр эшчәнлеген яктыртуга тотылган эфир вакытын  исәпкә алуга йомгак ясады.

28 февральдән – 1 марткача Мәскәүдә Беренче гомумроссия электораль медиафорум узачак. Бу чараны оештыручылар – Россия ММЧ төбәк җитәкчеләре альянсы (АРС –ПРЕСС) һәм Россия ирекле сайлаулар фонды (РФСВ).

Чаллы шәһәрендә 2019 номерлы сайлау участогында сайлау процедураларын бозу мөмкинлеге турында социаль челтәрләрне мониторинглау барышында ачыкланган мәгълүматны тикшерүне Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан Чаллы шәһәре Комсомол районы территориаль сайлау комиссиясенә кичекмәстән, хокук сайлау органнарын җәлеп итеп, үткәрү йөкләнде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: