Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе участок сайлау комиссияләренең барлык составын укытуның икенче модулен тәмамлый. 6 көндә – 8 апрельдән 13 апрельгә кадәр – белем бирү семинарларында 21 меңнән күбрәк кеше катнашты. Алар барысы да 2019 елның 8 сентябрендә бердәм тавыш бирү көнендә сайлауларны әзерләү һәм үткәрүгә җәлеп ителә.