ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) сайтында Сайлау фондлары бүлегендә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар уздырганда кандидатларның, кандидатлар исемлекләрен күрсәткән сайлау берләшмәләренең сайлау фондлары акча чараларын формалаштыру һәм аларны тоту тәртибе турында Татарстан Республикасы ҮСКнең 2019 елның 7 июнендәге 59/425 номерлы карары белән расланган Инструкциясе, шулай ук Саклык банкы ПАО кандидатларның махсус исәпләрен ачуга һәм алып баруга вәкаләтле бүлекчәләре исемлеге урнаштырылган.

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе сайтында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар уздырганда “Сайлаулар” ДАС белешмәләре базасына импортлау өчен электрон рәвештә кандидатлар, вәкаләтле вәкилләр, ышанычлы затлар турында белешмәләр әзерләү программ эшләнмәсенең яңартылган версиясен яздырып алырга мөмкин.

Программ эшләнмәне “Сайлаулар һәм референдумнар” бүлегендә “Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар 08.09.2019” бүләкчәсендә яисә сылтамага күчеп яздырырга була.

11 июньдә Үзәк сайлау комиссиясендә (ҮСК) Татарстан Республикасы ҮСК рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтовның муниципаль районнар территориаль сайлау комиссияләре (ТСК) җитәкчеләре белән видеокиңәшмәсе булды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларга әзерлек, комиссияләр эшен оештыру мәсьәләләре, сайлау законнарындагы яңалыклар тикшерелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: