Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) карары белән “БЕРДӘМ РОССИЯ” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе” сайлау берләшмәсе күрсәткән 55 кандидат санында алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлыгына республика кандидатлар исемлеге таныкланды. Шулай ук сайлау фондын формалаштыру һәм финанс мәсьәләләре буенча вәкаләтле вәкилләрне теркәү өчен партиянең төбәк бүлекчәсе махсус сайлау исәбен ачу турында карар кабул ителде.