2019 елның 1 декабрендә республикабызның 17 авыл һәм шәһәр җирлегендә граҗданнар үзсалымы мәсьәләләре буенча җирле референдумнар булып узды.
Җирле референдумнарда тавыш бирүдә 47008 кеше катнашты, бу исемлекләргә кертелгән барлык сайлаучылар саныннан 58,56% тәшкил итә. Референдумнар барлык җирлекләрдә, карарлар кабул ителеп, гамәлдә булган, дип танылды (катнашучылар 50%тан артык, карарны яклап 50%тан күбрәк кеше тавыш бирде).