ВЦИОМ Россиядә беренче электораль фаразлар базарын ачты

2016 елның 14 июне, сишәмбе

Үзәктә аңлатуларынча, әлеге проект – сайлау нәтиҗәләрен фаразлауның яңа форматы. “Базарда теләге булган һәркем катнаша ала, кемнәрнедер без Бөтенроссия сораштырулары барышында чакырып алабыз, ә хәзер исә бу базарда катнашуга безнең фаразлар сайты аша гариза бирергә була”, – дип билгеләп үтәләр ВЦИОМда. Һәм шунысын да ассызыклап әйтәләр, “базарда катнашу түләүсез – бернинди кертемнәр таләп ителми, кыскача гына анкета тутыру да җитә.” “Базар” эшенең схемасы болайрак: анда катнашучы һәр кеше теркәлгәндә беркадәр виртуаль акча һәм партияләрнең акциясен ала, аннары аның бурычы – базарда катнашучы башкаларның үз-үзләрен тотышын алдан әйтеп, үз капиталын мөмкин кадәр ишәйтү. “Шулай итеп, сайлау нәтиҗәсен алдан әйтеп кую кирәкми, агымдагы хәлне бәяләргә кирәк, иң якын киләчәктә аның ничек үзгәрәсен юрау һәм акцияләрне алып һәм сатып, үзеңнең виртуаль капиталыңны арттыру зарур. Сайлауда катнашу дәрәҗәсен белүгә дә ставка ясарга мөмкин. Иң зур капитал туплаган трейдерлар призлар алачак”, – диләр ВЦИОМда. Базарда оту сайлау нәтиҗәләренә бәйле түгел. Нинди дә булса партиянең нәтиҗәләрен алдан әйтү таләп ителми, бу бөтенләй мөһим түгел. Иң әһәмиятлесе – базарда катнашучының башка кешеләр тәртибен фаразлый белүе һәм, ставканы күтәрү яисә төшерү белән уйнап, үз капиталыңны арттыру”, – дип күрсәтәләр ВЦИОМда. Исегезгә төшерәбез: җиденче чакырылыш Дәүләт Думасына сайлаулар 18 сентябрьдә узачак. Шактый озак вакыттан соң алар янә катнаш система: 225 депутат партия исемлекләре, тагын 225е – бермандатлы округлар буенча сайлана. Бер үк вакытта 38 субъектта төбәк закон чыгару җыелышлары депутатларын, ә җиде субъектта – губернаторларны һәм республика башлыкларын турыдан-туры сайлаулар булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: