Сайлаулар билгеләү турында Россия Федерациясе Президенты Указына кул куелды

2016 елның 17 июне, җомга

2016 елның 17 июнендә Россия Федерациясе Президенты В.Путин яңа чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар турындагы 291 номерлы Указга кул куйды.

Документ текстында:”Яңа чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларны 2016 елның 18 сентябренә билгеләргә”, – диелгән.

Указ рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә һәм чынбарлыкта федераль сайлау кампаниясенә старт бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: