Массакүләм мәгълүмат чараларында сайлау алды агитациясе башланды

2016 елның 22 августы, дүшәмбе

Сайлау законнары нигезендә партияләр өчен агитация алар кандидатлар исемлеге күрсәткән мизгелдән, ә бермандатлы округлардан күрсәтелгәннәр өчен – күрсәтелүләре турында документларны округ сайлау комиссиясенә тапшырган вакыттан башлана. Шушы чордан Дәүләт Думасында депутат урынына дәгъвалаучылар, әйтик, листовкалар тарата, мәгълүмати баннерлар һәм плакатлар элеп куя алалар.

Телеканалларда, вакытлы басмаларда һәм челтәрле нәшриятларда агитация сайлауларга кадәр 28 көн алдан, ягъни 20 августтан башлана. Ул 17 сентябрьдә төн уртасы җиткәч тәмамлана, аннары тынлык көне башлана, бу вакытта сайлаучылар тыныч кына, агитациядән башка, үзләре кемнәрне сайлаячагын уйларга тиеш. Агитация шулай ук турыдан-туры тавыш бирү көнендә тыелган.

Закон телеэкраннарда һәм радиоэфирда барлык теркәлгән партияләргә түләүсез теле – һәм радиоэфирга, шулай ук басма мәйданга хокук бирүне йөкли. Бу вакыт һәм мәйдан Россия Федерациясе субъектының тиешле сайлау комиссиясе тарафыннан җирәбә салу юлы белән бүленә. Шулай ук түләүле агитация дә рөхсәт ителә, аның чыгымнарын партияләр һәм кандидатларның сайлау фондлары капларга тиеш.

15 – 18 августта “Казан” Милли мәдәни үзәгендә төбәк дәүләт телерадиотапшырулар каналларында түләүсез эфир вакытын һәм төбәк дәүләт вакытлы басма нәшриятлар редакцияләре бирә торган түләүсез басма мәйданны бүлешү буенча җирәбә салынды.

Туләүсез эфир вакытын һәм түләүсез басма мәйданны бирү графигы белән безнең сайтта  “Мәгълүмати тәэмин итү” бүлегендә таныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: