Татарстан ҮСК Европада куркынычсызлык һәм хезмәттәшлек оешмасы (ОБСЕ) вәкилләре белән эшлекле очрашу үткәрде

2016 елның 26 августы, җомга

Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар буенча сайлау кампаниясе барышында ОБСЕның Демократик институтлар һәм кеше хокуклары бюросы Халыкара күзәтчеләр миссиясе эшкә кереште.

Татарстан Республикасына АКШ һәм Финляндиядән 20-21 сентябрьгә кадәр күзәтү вакытына күзәтчеләр килде.

Бүген АКШтан күзәтче Джон Эдвард Миллер һәм Финляндия вәкиле Елена Марья-Тертту, республикада сайлауларга әзерлекне тикшерү нияте белән, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчеләре белән очрашты. Әңгәмә барышында ҮСК Рәисе Әкзам Гобәйдуллин чит ил кунакларына Татарстан Республикасы территориясендә сайлау процессын җентекләп өйрәнү мөмкинлеге бирү өчен һәръяклап ярдәм итәргә әзер булуын әйтте.

Күзәтчеләр Дәүләт Думасына сайлауларның ОБСЕ йөкләмәләренә, башка халыкара стандартларга һәм демократик сайлау таләпләренә туры килүен тикшерәләр. Халыкара күзәтчеләр өчен округ сайлау комиссияләре эше дә зур кызыксыну тудыра, шуңа алар әлеге комиссияләрдә дә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: