“#Яидунавыборы” Интернет-марафоны виртуаль чикләрен киңәйтә

2016 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Уку елы башлану белән, Татарстан ҮСК һәм республика иҗтимагый яшьләр оешмалары оештырган “#Яидунавыборы” Интернет-марафоны узенең виртуаль чикләрен киңәйтте һәм уку йортлары мәйданчыкларына, республикада яшәүчеләрнең мәдәни ял итү урыннарына күчте.

Беренчеләрдән булып яшьләр эстафетасын Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясе студентлары күтәреп алды, алар өчен 1 сентябрь символик хокукый белемнәр көненә әверелде. Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар турында белгәннәрен алар беренче курс тантаналы линейкасында катнашкан ҮСК Рәисе Ә.С.Гобәйдуллин белән аралашып та киңәйтә алдылар.

Исегезгә төшерәбез, мәгълүмати акция ай буе “Вконтакте” һәм “Instagram” социаль челтәрләрендә популярлык казанды, анда Дәүләт Думасына сайлаулар хакында мәгълүмати плакатлар һәм роликлар урнаштырылган иде. Бүгенгә интернет челтәрендәге акциядә миллион ярымнар күбрәк яшь татарстанлы катнаша.

Иң якын көннәрдә “#Яидунавыборы” акциясе кысаларында Татарстан ҮСК әгъзалары республика югары уку йортларында хокукый лекторийлар үткәрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: