Татарстан ҮСК утырышы булды

2016 елның 2 сентябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе утырышы булды, анда 2016 елның 18 сентябрендә булачак бердәм тавыш бирү көненә әзерлеккә бәйле мәсьәләләр каралды.

Комиссия әгъзалары җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларда тавыш бирү өчен сайлау бюллетеньнәрен тапшыру урыны һәм вакыты, артып калган һәм яраксызга чыгарылган сайлау бюллетеньнәрен юк итү турындагы, федераль сайлауларны Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар белән туры китергәндә сайлаучылар исемлекләре формасы хакындагы карарларны раслады.

Моннан тыш, участок сайлау комиссияләре составлары кадрлар резервына кагылышлы мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: