Татарстан Республикасы ҮСК сәяси партияләр белән эшлекле очрашу үткәрде

2016 елның 2 сентябре, җомга

Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар буенча 2016 елның 18 сентябрендәге бердәм тавыш бирүгә әзерлек кысаларында Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе бүген федераль округ буенча һәм бермандатлы сайлау округлары буенча кандидатлар исемлекләрен теркәгән сәяси партияләр вәкилләре белән эшлекле очрашу үткәрде. Анда 8 сәяси партиянең вәкилләре катнашты.

Очрашуның максаты Татарстан Республикасы ҮСК тарафыннан тагын бер кат игътибарны тавыш бирү көнендә күзәтчеләр билгеләү, массакүләм мәгълүмат чараларын аккредитацияләү тәртибе, шулай ук участок сайлау комиссияләренең киңәш бирү хокуклы әгъзаларын билгеләү өлешендә сайлау законнары нормаларына юнәлтү булды.

Татарстан Республикасында яшәүчеләр теркәлгән 14 сәяси партия исемлекләреннән һәм алты бермандатлы сайлау округлары буенча теркәлгән 43 кандидат арасыннан сайлаячаклар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: