Әкзам Гобәйдуллин: “VII чакырылыш Дәүләт Думасында Татарстаннан 16 депутат булачак”

2016 елның 20 сентябре, сишәмбе

VII чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасына Татарстаннан депутатлар, алдан санаулар күрсәткәнчә, партия исемлекләре буенча ун мандат һәм бермандатлы округлар буенча алты мандат алачаклар. Шулай итеп, илебез парламентында безнең республикадан 16 кешелек вәкиллек эшләячәк. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә Татарстан ҮСК Рәисе Әкзам Гобәйдуллин хәбәр итте. - Ачыклык һәм барлык партияләр, сайлаучылар белән даими хәбәрләшеп тору – бу сайлау кампаниясенең үзенчәлеге. Ул бик ачык, гадел, үтә күренмәле булды, – дип басым ясап күрсәтте, VII чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларга йомгак ясап, Әкзам Гобәйдуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: