Татарстан Республикасы ҮСКнең яңа әгъзасы билгеләп куелды

2016 елның 11 октябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең чираттагы утырышында Әкзам Гобәйдуллин аның хәлиткеч тавыш бирүгә хокуклы яңа әгъзасын – “Россия пенсионерлары партиясе гаделлек өчен” сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчесе идарәсе рәисе Виталий Смирновны тәкъдим итте.

Аны билгеләп кую турында тиешле указга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 8 октябрь көнне кул куйды. 30 сентябрьдә 2016 елның җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлануы уңаеннан Равил Хөснуллин Татарстан ҮСК әгъзасы вазыйфаларыннан азат ителгән иде. Аның “Бердәм Россия” партиясеннән федераль сайлау округы буенча күрсәтелүен исегезгә төшерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: