Татарстан Республикасы ҮСК каршындагы Контроль-ревизия хезмәте үз эшен тәмамлады

2016 елның 2 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе каршындагы Контроль-ревизия хезмәте (КРХ) территориаль сайлау комиссияләренең җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларны әзерләүгә һәм уздыруга федераль бюджеттан бүлеп бирелгән акчаларны тоту буенча финанс хисапларын тикшерүне тәмамлады.

КРХ эш төркеме составында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты, Татарстан Республикасы Санау палатасы белгечләре, шулай ук Татарстан Республикасы ҮСК аппараты хезмәткәрләре эшләде.

КРХ әгъзалары башлангыч бухгалтерлык документларын тикшерде һәм сайлау комиссияләре финанс хисапларын анализлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: