Россия ҮСК сайлау хокукы һәм процессы мәсьәләләре буенча иң яхшы эшкә Бөтенроссия конкурсын игълан итте

2016 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

2016 елның 2 ноябрендә Россия Үзәк сайлау комиссиясе үзенең чираттагы утырышында сайлау хокукы һәм процессы, сайлаучыларның хокукый һәм сәяси культурасын күтәрү мәсьәләләре буенча иң яхшы эшкә Бөтенроссия конкурсын игълан итү турында карар кабул итте.

Гадәттәгечә, конкурс Россия мәгариф министрлыгы, белем бирү оешмалары һәм Россия Федерациясе субъектлары сайлау комиссияләре белән берлектә, югары белем бирү программалары буенча укучы затларны һәм яшьләре 35 тән артмаган укытучыларны сайлау хокукы һәм сайлау процессы өлкәсендә фәнни тикшеренүләргә кызыксындыру, мәгариф оешмаларының фәнни потенциалын сайлау хокукы, сайлау процессы, хәзерге заман сайлау технологияләре буенча укыту-методик материаллар эшләүгә, сайлаучыларның хокукый һәм сәяси культурасын күтәрүгә, сайлау комиссияләренең кадрлар резервын формалаштыруга җәлеп итү максатында уздырыла.

Конкурсны үткәрү вакыты – 2016 елның 15 ноябреннән алып 2017 елның 25 маена кадәр, анда катнашырга студентлар, аспирантлар һәм укытучылар чакырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: