Парламент дебатлары буенча Татарстан зачетында җиңүче команда интеллектуаль олимпиадада катнашачак

2017 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

2017 елның 17 – 18 мартында Саранск шәһәрендә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле М.В.Бабич кураторлыгында Идел буе федераль округы интеллектуаль олимпиадасы уза.

Судьялар коллегиясе карары буенча парламент дебатларының Татарстан зачетының җиңүче командасы билгеләнде, аның составына Михаил Шуганов һәм Мәхкамов Әбделбосит керде, алар Татарстан данын яклаячак. Шуны исегезгә төшерәбез, 24 һәм 25 февральдә В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты (ИЭУП) базасында парламент дебатлары буенча бөтендөнья интеллектуаль уенының “Татарстан Республикасы ачык кубогы” Бөтенроссия чемпионаты булды.

Анда Россиянең 28 университетыннан 40 команда катнашты. Судьялар коллегиясен Британия парламенты форматында халыкара дебатлар ветераны Марат Фәйзуллин җитәкләде. Турнир кысаларында ике этапта Бөтенроссия һәм Татарстан зачетларында җиңүчеләр билгеләнде. Россия кубагына Илья Черкасский һәм Нак Майкл составындагы МФТИ – ВШЭ командасы лаек булды. Шәхси зачетта иң яхшы спикер – җиңүче Березов Дмитрий (“Күңелсез финаллар эпохасы” командасы) булды.

Татарстан Республикасының ачык кубогы Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе, В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты (ИЭУП) ярдәмендә уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: