19 марта муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлаулар булды

2017 елның 21 марты, сишәмбе

2017 елның 19 мартындагы якшәмбе көнне Татарстан Республикасының Актаныш, Биектау һәм Лаеш районнары территориясендә муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар булды.

Алар 4 бермандатлы сайлау округларында узды. Татарстан Республикасының Актаныш муниципаль районы Актанышбаш авыл җирлегенең 1 номерлы бермандатлы сайлау округы буенча өченче чакырылыш Советы депутаты итеп Харрасов Равил Марсель улы сайланды.

Татарстан Республикасының Актаныш муниципаль районы Яңа Әлем авыл җирлегенең 4 номерлы бермандатлы сайлау округы буенча өченче чакырылыш Советы депутаты итеп Җамалев Илшат Рәшит улы сайланды.

Татарстан Республикасының Биектау муниципаль районы Село – Алат авыл җирлегенең 7 номерлы бермандатлы сайлау округы буенча өченче чакырылыш Советы депутаты итеп Хөсәенов Ранис Рәдиф улы сайланды.

Татарстан Республикасының Лаеш муниципаль районы Сокуры авыл җирлегенең 5 номерлы бермандатлы сайлау округы буенча өченче чакырылыш Советы депутаты итеп Борһанова Татьяна Петровна сайланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: