Татарстан ҮСКндә Казан вузлары студентлары өчен хокук тематикасына лекцияләр циклы дәвам итә.

2017 елның 28 марты, сишәмбе

Яшь һәм булачак сайлаучыларның хокукый мәдәниятен һәм электораль активлыгын күтәрү буенча чаралар кысаларында Татарстан ҮСКндә Казан вузлары студентлары өчен хокук тематикасына лекцияләр циклы дәвам итә.

Бүген лекцияләрне КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты студентлары тыңлады. Кереш сүзе белән тыңлаучыларга Комиссия Рәисе урынбасары Валентина Каменькова мөрәҗәгать итте.

Ул яшь буынга хокукый тәрбия бирүнең аеруча зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте, чөнки аның дәрәҗәсенә дәүләтебезнең киләчәге бәйле. Валентина Николаевна Россия һәм халыкара сайлау комиссияләре системасы турында, илебез сәяси тормышындагы төп тенденцияләр, Россия Федерациясе Президентын сайлауларга әзерлектә Татарстан ҮСК максатлары һәм бурычлары хакында сөйләде. Студентлар, үз чиратларында, үзләрен кызыксындырган мәсьәләләр, шул исәптән илдәге сәяси хәлгә кагылышлы, Россия Федерациясендә партия корылышы, сайлау комиссияләрен формалаштыру принциплары турында сораулар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: