Татарстан ҮСК республиканың сайлауларны оештыручылары белән киңәйтелгән киңәшмә үткәрде

2017 елның 31 марты, җомга

Бүген “Казан” милли мәдәни үзәгендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең (ҮСК) республиканың муниципаль районнарда һәм шәһәр округларында сайлау процессы өчен җаваплы территориаль сайлау комиссияләре җитәкчеләре белән еллык киңәйтелгән киңәшмәсе булды. Кереш сүзе белән Татарстан Республикасы ҮСК Рәисе Ә.С.Гобәйдуллин чыкты.

Ул сайлауларны оештыручылар алдында торган киң колачлы сайлау кампанияләре: 2018 елда Россия Президентын сайлаулар, 2019 елда алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар, 2020 елда Татарстан Республикасы Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар һәм 2021 елда – сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар бусагасында алда торган төп бурычларны билгеләп үтте.

Аннан соң Комиссия секретаре Н.П.Борисова сайлау законнарына үзгәрешләр кертүне күздә тоткан закон проектлары: башка урында тавыш бирү таныклыкларын юкка чыгару, сайлау участокларын кечерәйтү, сайлау участокларында видеокүзәтү системалары урнаштыру, участокларда күзәтчеләрне мәҗбүри теркәү процедурасын юкка чыгару, QR-код кертү һәм башкалар турында сөйләде.

Сайлау процессында катнашучыларның хокукый мәдәниятен һәм электораль активлыгын күтәрү турында доклад белән Комиссия Рәисе урынбасары В.Н. Каменькова чыкты. Татарстан Республикасы Президенты Аппараты һәм Казан федераль университеты белән берлектә, беренче тапкыр территориаль сайлау комиссияләре әгъзаларының квалификациясен күтәрү программасы эшләнде. Аларны укыту инде 3 апрельдә үк башланып китәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: