Әкзам Гобәйдуллин Әрмәнстан Республикасы Милли Җыелышы депутатларын сайлауларда күзәтүләрдә катнашты

2017 елның 3 апреле, дүшәмбе

Үткән якшәмбедә Татарстан Республикасы ҮСК Рәисе Әкзам Гобәйдуллин БДБ илләреннән Күзәтчеләр миссиясе составында Әрмәнстан Республикасы Милли Җыелышы депутатларын сайлауларда күзәтүләрдә катнашты.

Әрмәнстан ҮСК мәгълүматы буенча алтынчы чакырылыш Милли Җыелышка дүрт сәяси көч: идарә итүче Әрмәнстан Республика партиясе – 49,12% тавыш җыеп, “Царукян” блогы – 27,32%, “Елк” (Исход) блогы – 7,77%, АРФ Дашнакцутюн – 6,57% тавыш белән үтте.

Тавыш бирү барышын җәмәгать оешмалары вәкилләре, Европада Куркынычсызлык һәм хезмәттәшлек оешмасының Демократик институтлар һәм хокуклары бюросыннан (БДИПЧ ОБСЕ) халыкара күзәтчеләр, Европа Советы Парламент ассамблеясе, Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге (БДБ) миссиясеннән вәкилләр, барлыгы 28 меңнән артык кеше катнашты.

БДБдан Күзәтчеләр миссиясе әгъзасы Әкзам Гобәйдуллин сайлауларның яңа технологияләр куллану ягыннан кызыклы булуы, аларның төгәл һәм ил законнарына туры китереп оештырылуы турында фикерен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: