Татарстан ҮСК территориаль сайлау комиссияләре әгъзаларын укытуга кереште

2017 елның 4 апреле, сишәмбе

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК), Татарстан Республикасы Президенты Аппараты һәм Казан федераль (Идел буе) университеты (КФУ) белән берлектә, беренче тапкыр Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе базасында территориаль сайлау комиссияләре (ТСК) әгъзаларын укыта башлады. Квалификацияне күтәрү программасында этап буенча республиканың барлык территориаль сайлау комиссияләре әгъзалары – 520 кеше катнашачак.

Бүген Азнакай, Баулы, Ютазы районнары, Азнакай һәм Баулы шәһәрләре ТСК әгъзалары өйрәнү узды. Уку-укыту планына, лекцияләрдән тыш, күбрәк гамәли дәресләр, эшлекле уеннар, конфликтлы вәзгыятьне хәл итү буенча тренинглар кертелде. Эшкә КФУ укытучылары, конфликтологлар, психологлар җәлеп ителде, экспертлар сыйфатында Татарстан Республикасы ҮСК вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: