Россия Президентын сайлау 2018 елның 18 мартына күчерелә

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе

2017 елның 12 апрелендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Россия сайлау законнарына үзгәрешләр кертү пакетын карады һәм беренче укылышта кабул итте, аның буенча Россия Федерациясе Президентын сайлау көне 2018 елның 11 мартыннан 18 мартка күчерелә.

Гамәлдәге законнар буенча Россия Федерациясе Президентын сайлау мартның икенче якшәмбесендә була. Яңа кабул ителгән үзгәрешләр нигезендә, әгәр дә икенче якшәмбегә, бәйрәмнәрне күчерү белән бәйле рәвештә, бәйрәм көне, бәйрәмнен соңгы көн яки эш көне туры килсә, тавыш бирү айның өченче якшәмбесенә күчерелә. Моннан тыш, депутатлар сайлауларда башка урында тавыш бирү таныклыкларыннан файдалануны бетерергә тәкъдим итәләр.

Моның урынына сайлаучы үзе булган сайлау участогында исемлеккә кертү турында гариза бирә ала. Әлеге гаризаны бирү тәртибен һәм вакытын Россия ҮСК билгеләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: