Территориаль сайлау комиссияләре әгъзалары белемнәрен күтәрүне дәвам итә

2017 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе базасында республика территориаль сайлау комиссияләре әгъзаларын планлы рәвештә укытуны дәвам итә. Бүген программада Алексеевск, Әлки, Аксубай, Балык Бистәсе, Спас муниципаль районнары сайлау комиссияләре әгъзалары катнаша.

Исегезгә төшерәбез, белем бирү модуле программасына экспертлар һәм практиклар лекцияләре, гамәли дәресләр, тренинглар, бәхәсле хәлләрдә үз-үзеңне тоту стратегиясен сайлауга кагылышлы өйрәтү блогы, шулай ук офиста эшләү күнекмәләре кертелгән.

Программа тәмамлангач, тыңлаучылар йомгаклау тесты уза һәм квалификацияләрен күтәрү турында таныклык ала. Сайлау процессы буенча эксперт сыйфатында бүген Татарстан ҮСК Рәисе урынбасары Валентина Каменькова чыгыш ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: