Булачак юристлар сайлаулар турында беренчеләрдән мәгълүмат алды

2017 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Яшь һәм булачак сайлаучыларның хокукый мәдәниятен һәм электораль активлыгын күтәрү буенча чаралар кысаларында Татарстан ҮСКндә КФУның юридик факультеты студентлары хокук тематикасына лекцияләр тыңлады.

Кереш сүзе белән тыңлаучыларга Комиссия Рәисе урынбасары Валентина Каменькова мөрәҗәгать итте. Ул Россия һәм халыкара сайлау комиссияләре системасы турында, илебез сәяси тормышындагы төп тенденцияләр, Россия Федерациясе Президентын 2018 елдагы сайлауларга әзерлектә Татарстан ҮСК максатлары һәм бурычлары хакында сөйләде.

Студентлар үзләрен кызыксындырган мәсьәләләр, шул исәптән сайлау комиссияләре иерархиясенә, сайлауларда интернет технологияләргә кагылышлы сораулар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: