Территориаль сайлау комиссияләре әгъзаларының белемнәрен күтәрү дәвам итә

2017 елның 25 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе базасында республика территориаль сайлау комиссияләре әгъзаларын укытуны дәвам итә.

24 -28 апрель көннәрендә Тәтеш, Кама Тамагы, Чупрәле, Буа, Теләче, Питрәч, Биектау Апас һәм Кайбыч муниципаль районнары сайлау комиссияләре әгъзалары квалификацияләрен күтәрә. Белем бирү модуле программасына экспертлар һәм практиклар лекцияләре, гамәли дәресләр, тренинглар, бәхәсле хәлләрдә үз-үзеңне тоту стратегиясен сайлауга кагылышлы өйрәтү блогы, шулай ук офиста эшләү күнекмәләре кертелгән.

Программа тәмамлангач, тыңлаучылар йомгаклау тесты уза һәм квалификацияләрен күтәрү турында таныклык ала. Сайлау процессы буенча эксперт сыйфатында Татарстан ҮСК Рәисе урынбасары Валентина Каменькова чыгыш ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: