Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән!

2017 елның 29 апреле, шимбә

Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Моннан йөз еллар элек хезмәт ияләренең үз хокуклары өчен көрәштә берләшү көне буларак барлыкка килгән 1 Май бүген илебездә төрле милләт, дин һәм сәяси карашлар белән яшәүче күпмилләтле халкыбызның үзара аңлашу, тынычлык, татулык, язгы яңарыш бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Катлаулы икътисадый вәзгыятькә карамастан, бүген республикабыз үсеш юлын дәвам итә һәм төп күрсәткечләр буенча, Россия Федерациясенең күп кенә субъектларын узып, тотрыклы рәвештә алдынгы урыннарның берсен биләп тора.

Язның матур бу көнендә сезгә бәхет, иминлек, күңел күтәренкелеге һәм тынычлык телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: