Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе башка урында тавыш бирү таныклыкларын бетерү механизмнарын тикшерүдә катнашты

2017 елның 16 мае, сишәмбе

Бүген Россия ҮСК төбәк сайлау комиссияләре белән видеоконференция үткәрде, анда сайлаучылар булган урында тавыш бирүне оештыру һәм башка урында тавыш бирү таныклыкларын бетерүне күздә тоткан нормаларны гамәлгә ашыру механизмнары каралды. Фикер алышуга шулай ук сәяси партияләр, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм экспертлар җәмгыяте вәкилләре дә чакырылды.

Исегезгә төшерәбез, 2017 елның апрелендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы беренче укылышта “Россия Федерациясе Президентын сайлаулар турында” һәм “Россия Федерациясе гражданнары сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында” федераль законнарга төзәтмәләрне кабул итте. Әлегә төзәтмәләр нигезендә башка урында тавыш бирү таныклыкларын куллану гамәле чынбарлыкта бетерелә.

Әлегерәк Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе (2017 елның 26 апрелендәге утырышында) гражданнар өчен фактта булган урында тавыш бирүнең мөмкин булган механизмын тәкъдим итте, ул башка урында тавыш бирү таныклыгын алыштыра алыр иде. Бу механизмнан, төрлечә бәяләүләр буенча, 5 тән алып 20 миллионга кадәр сайлаучы файдаланырга мөмкин.

Мәсәлән, үзләре теркәлгән урыннан читтә яшәүче гражданнар чынбарлыкта яшәгән урындагы сайлау комиссиясенә үзләрен нәкъ менә шунда сайлаучылар исемлегенә кертү турында гариза бирә ала. Ә үзләре теркәлгән урында яшәүче, ләкин сайлау көнендә башка урында булачакларын һәм үз участокларында тавыш бирә алмаячакларын алдан ук белеп торган гражданнар шундый ук гаризаны үзләре яшәгән сайлау комиссиясенә бирә алалар.

Мондый гаризаны территориаль комиссиягә сайлауларга кадәр 45 көн алдан, ә участок комиссиясенә – 10 көн алдан бирергә мөмкин, ахыргы вакыт – тавыш бирергә биш көн кала. Мәгълүмат “Сайлаулар” ДАС каналлары аша тиешле участокка тапшырыла, сайлаучыны теркәлгән урындагы исемлектән төшереп калдыралар һәм ул үзе булачак участоктагы исемлеккә кертәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: