Россия ҮСК Инвалидларның җәмәгать оешмалары белән үзара хезмәттәшлек эш төркеме утырышы булды

2017 елның 24 мае, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) видеоконференция режимында Россия ҮСК Инвалидларның җәмәгать оешмалары белән үзара хезмәттәшлек эш төркеме утырышында катнашты, анда физик мөмкинлекләре чикле гражданнарның сайлау хокукларын тәэмин итү мәсьәләләре тикшерелде.

Чарада Сукырлар җәмгыятенең Татарстан төбәк оешмасы рәисе урынбасары, Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе директоры Наил Сәфәргалиев, китапханәнең оештыру бүлеге мөдире Гөлүсә Закирова, Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте Татарстан төбәк оешмасы – Инвалидлар җәмгыяте әгъзасы Тимур Бәкерев катнаштылар.

Көн тәртибенең төп пункты булып сайлау законнарына инвалидлар хокукларын тәэмин итү өлешендә кертелүче үзгәрешләрне тикшерү, шулай ук Россия Федерациясе Президентын сайлауларга әзерлек һәм аны уздыру чорында инвалидларның җәмгыять оешмалары белән сайлау комиссияләре хезмәттәшлеге перспективасын тикшерү торды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: