Владимир Путин сайлаулар турындагы законга төзәтмәләрне хуплады

2017 елның 6 июне, сишәмбе

2017 елның 1 июнендә Владимир Путин “Россия Федерациясе Президентын сайлаулар турында “ Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” Федераль законга кул куйды.

Әлеге Федераль закон Дәүләт Думасы тарафыннан 2017 елның 24 маенда кабул ителде һәм Федерация Советы тарафыннан 2017 елның 31 маенда хупланды.

Белешмә өчен: Федераль закон белән сайлаучыларның, референдумда катнашучыларның башка урында тавыш бирү таныклыклары һәм вакытыннан алда тавыш бирү урынына кулланылырга мөмкин булган гариза нигезендә үзләре булган урында тавыш бирүенең яңа тәртибе урнаштырыла.

Шуңа бәйле рәвештә Федераль закон белән Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турында кодексына кирәкле үзгәрешләр кертелә. Федераль закон белән сайлау участоклары, референдум участоклары формалаштыруның бишъеллык вакыты бетерелә.

Сайлау участоклары, референдум участоклары чикләрен төгәлләштерү өчен нигезләр карала, алар арасында сайлаучылар, референдумда катнашучылар санын мең ярымга кадәр калдыру мөмкинлеге дә бар. Моннан тыш, Федераль закон белән күзәтчеләр билгеләүгә карата башкача җайга салу мөмкинлекләре беркетелә, аерым алганда, бер участокка икедән артык булмаган күзәтче билгеләү, аерым бер күзәтчене бер генә участокка билгеләү, тиешле комиссиягә күзәтчеләр алдан билгеләп кую турындагы нигезләмәләр исәпкә алынмаска да мөмкин.

Федераль закон белән кандидатны күрсәтүне, референдум уздыру инициативасын хуплаучы гражданның һәм имзалар җыючы гражданның имзалар битендә күрсәтелүче яшәү урыны адресында нинди дә булса реквизитлар (Россия Федерациясе субъекты атамасы, районы, шәһәре, башка торак пункты, урамы, йорт һәм фатир адресы саны), әгәр бу, әлеге гражданнарның яшәү урыны чынбарлыктагы үзенчәлекләрен исәпкә алып, бер генә төрле кабул итүгә каршы килмәсә, булмаска да мөмкин. Федераль закон белән инвалид булган сайлаучыларның, инвалидлык төркеменә һәм организм функцияләренең тотрыклы бозылуы төрләренә карап, тавыш бирүен тәэмин итү буенча өстәмә чаралар билгеләнә. Тиешле үзгәрешләр сайлаулар һәм референдумнар турындагы законнарга да, “Россия Федерациясендәге инвалидларны социаль яклау турында” Федераль законга да кертелә.

Россия ҮСК матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: