Татарстан ҮСК Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән 2017 елның 10 сентябрендә булачак үзидарә депутатларын өстәмә сайлауларга әзерлек мәсьәләләре буенча оештыру киңәшмәсе үткәрде

2017 елның 26 июне, дүшәмбе

2017 елның 26 июнендә Татарстан ҮСКндә Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән 2017 елның 10 сентябрендә булачак үзидарә депутатларын өстәмә сайлауларга әзерлек мәсьәләләре буенча эш киңәшмәсе булды.

Киңәшмәне Татарстан ҮСК Рәисе Әкзам Гобәйдуллин ачты. Ул республика территориясендә 2017 елның 10 сентябрендә бердәм тавыш бирү көнендә узачак сайлау кампанияләренең, бермандатлы сайлау округлары буенча кандидатлар күрсәтү чорының башлануын белдерде. Бүгенгә Татарстанның 38 муниципаль районында 155 депутат мандаты вакантлы.

Аннары киңәшмәдә катнашучылар конструктив рәвештә сайлаучылар исемлекләрен төзүгә, сайлау комиссияләренең махсус исәпләрен ачуга кагылышлы, шулай ук депутатлыкка кандидатларның махсус сайлау исәпләре турындагы мәсьәләләрне тикшерделәр. Моннан тыш, депутатлыкка кандидатлар биргән белешмәләрне тикшерү чорында комиссияләр һәм ведомостволарның үзара оператив хезмәттәшлеген тагын да яхшырту мөмкинлекләрен карадылар.

Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты, Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты ЗАГС Идарәсе, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Мәгълүмат үзәге, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Милли Банк бүлекчәсе, 8610 номерлы “Татарстан банкы” бүлекчәсе, Татарстан Республикасы буеча Росреестр идарәсе, Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсе, Татарстан Республикасы ЭЭМ Миграция мәсьәләләре идарәсе, Татарстан Республикасы буенча УФСИН идарәсе вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: