Сайлау оештыручыларга ярдәмгә

2017 елның 26 июле, чәршәмбе

Россия Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) каршындагы Россия сайлау технологияләренә өйрәтү үзәге (РСТӨҮ) үз сайтында сайлауларны оештыручыларны участок сайлау комиссиясе (УСК) йомгаклау беркетмәләре белән эшләгәндә машина укырлык код (QR – код) технологиясен куллануга өйрәтү өчен укыту-методик материаллар урнаштырды.

Методик материаллар УСК рәисләре һәм секретарьлары өчен уку программасына күргәзмә кушымта буларак эшләнгән. Мәсәлән, “Машина укырлык кодлы тавыш бирү йомгаклары турында УСК Беркетмәсен төзү” һәм “Машина укырлык кодлы тавыш бирү йомгаклары турында УСК Беркетмәсе белән Территориаль сайлау комиссиясе (ТСК) эшләве” кулланмалары инфографикада башкарылган һәм УСКның QR – кодлы беркетмәне ничек формалаштыруын, ә аннары ТСК аның белешмәләрен “Сайлаулар” ДАСка ничек кертүен күрсәтә.

Материалларда кыскача һәм күргәзмәле рәвештә участок һәм территориаль комиссияләрнең QR – кодлаштыру технологиясен кулланулары күрсәтелә. Элегрәк файдаланылган “УСКдә тавышларны санау” һәм “УСК беркетмәләрен ТСКнә тапшыру тәртибе” плакатлары УСК беркетмәләрен формалаштыруның яңа технологияләрен исәпкә алып актуальләштерелгән.

Плакатларда тавышларны санау һәм участок комиссиясе беркетмәләре юлларын тутыру эзлеклелеге күрсәтелә, тавыш бирү йомгаклары турындагы әлеге беркемәләрне “Сайлаулар” ДАСка керткәндә УСК һәм ТСКлар гамәле тәртибе язылган. Сайлауларны оештыручылар QR – кодтан файдалану буенча теоретик белемнәрне 2017 елның 28 августына кадәр алачак, ә аларны гамәлдә бердәм тавыш бирү көне алдыннан сынап караячак.

Тренировка һәр участок комиссиясендә узачак. Аларга Россия ҮСК каршындагы ФЦИ белгечләре ярдәмендә территориаль комиссияләрнең системалы администраторлары кураторлык итә.

Россия ҮСК каршындагы РСТӨҮ материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: