Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең 97нче утырышы булды

2020 елның 24 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең (ҮСК) чираттагы утырышы булды.

Комиссия утырышында Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертүне раслау мәсьәләсе буенча гомумироссия тавыш бирүенә әзерлек һәм аны үткәрүгә кагышлы мәсьәләләр каралды. Аерым алганда, Татарстан Республикасы ҮСК карары белән тавыш бирү бюллетененең Татарстан Республикасы дәүләт телләрендәге текстлары расланды, тавыш бирүчеләрдән үзе булган урында тавыш бирүе турында гаризалар кабул итү графигы хупланды, шулай ук тавыш бирүдә катнашучылырның вакытлача булуы урынында өстәмә сайлау участоклары булдыру мәсьәләсе килештерелде.

 

Кабул ителгән карарлар белән “Сайлау комиссиясе документлары” бүлегендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: