Сайлау алды басма агитация материаллары әзерләү буенча эшләр башкаручы яисә хезмәт күрсәтүче оешмалар җитәкчеләре, индивидуаль эшкуарлар игътибарына

2020 елның 7 июле, сишәмбе

2020 елның 13 сентябрендә Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар уздыру белән бәйле рәвештә, сайлау алды басма агитация материаллары әзерләү буенча эшләр башкаручы яисә хезмәт күрсәтүче күрсәтелгән оешмалар, индивидуаль эшкуарлар хезмәтенә түләү күләме (Россия Федерациясе валютасында) һәм башка шартлар турында белешмәләр тиешле оешма, тиешле индивидуаль эшмәкәр тарафыннан 2020 елның 12 июленнән дә соңга калмыйча бастырып чыгарылырга тиешлеген хәбәр итәбез.

Шул ук вакытта әлеге белешмәләр Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенә тапшырылырга тиеш. Күрсәтелгән белешмәләр белән Комиссиягә оешманың салым түләүче атамасын, юридик адресын һәм идентификация номерын (индивидуаль эшкуарның фамилиясен, исемен, атасының исемен, ул яшәгән Россия Федерациясе субъекты, район, шәһәр, башка торак пункт атамасын) эченә алган белешмәләр дә бирелергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: