Россия Дәүләт Думасына 28нче Түбән Кама бермандатлы сайлау округы буенча депутатны өстәмә сайлауларда күрсәтелү өчен ике кандидат документларын тапшырдылар

2020 елның 21 июле, сишәмбе

ЛДПР сәяси партиясе күрсәткән һәм Россия Үзәк сайлау комиссиясе таныклаган 28нче Түбән Кама бермандатлы сайлау округы буенча кандидатлар исемлегенә кертелгән кандидат Андрей Колосов һәм “Гадел Россия” сәяси партиясе күрсәткән һәм Россия Үзәк сайлау комиссиясе таныклаган 28нче Түбән Кама бермандатлы сайлау округы буенча кандидатлар исемлегенә кертелгән кандидат Илнар Сираев Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенә Россия Дәүләт Думасына 28нче Түбән Кама бермандатлы сайлау округы буенча депутатны өстәмә сайлауларда күрсәтелү өчен документларын тапшырдылар. Әлеге округка республиканың 10 муниципаль районы керә, сайлаучылар саны 440 меңнән артык.

29 июльдә 18.00 сәгатьтә кандидатлар күрсәтелү һәм теркәлү өчен документлар бирү мөмкинлеге булган вакыт тәмамлана. Парламент партияләре вәкилләре имза җыюдән азат ителә. Үз-үзләрен күрсәтүчеләр һәм имза җыюдан азат ителмәгән партияләр вәкилләре үзләрен хуплаган имзаларны теркәлү өчен Татарстан ҮСКнә тапшырырга тиешләр.

Әлеге 28нче округ буенча ул барлык сайлаучыларның 3% имзасын, ягъни 13 637 имзаны тәшкил итә. Моннан алда Татарстан Республикасы ҮСКнә үз-үзен күрсәтү тәртибендә документларын Коротких Василий Юрьевич тапшырган иде.

Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниясе Дәүләт Думасы депутатын өстәмә сайлаулар 28нче Түбән Кама сайлау территориясендә быел 13 сентябрьдә бердәм тавыш бирү көнендә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: