Татарстан Республикасы ҮСК Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты вазифасына кандидат итеп теркәде

2020 елның 24 июле, җомга

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) бүген 110 нчы утырышын уздырды. Көн тәртибенә 11 мәсьәлә, шул исәптән “Татарстан Республикасы Президенты вазифасына Рөстәм Нургали улы Миңнеханов кандидатурасын теркәү” мәсьәләсе кертелгән иде.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы ҮСКнә теркәлү өчен документлар тапшырды. Сайлау законнары нигезендә шәхси документлардан һәм сайлау фонды төзү турында мәгълүматтан тыш, Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы вәкиллекле органнары муниципаль депутатларының 406 имзасы куелган кандидатны хуплау битләрен, шулай ук Федерация Советы әгъзасы вәкаләтләре бирү өчен өч кандидатура турында мәгълүматлар бирде. Ул Президент булып сайланган очракта, әлеге кандидатларның берсе сенатор вазифасына билгеләнәчәк.

“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе күрсәткән Татарстан Республикасы Президенты вазифасына кандидат Рөстәм Нургали улы Миңнехановны теркәү өчен тапшырылган докуметларны карап, Татарстан Республика ҮСК аларның “Россия Федерациясе гражданнары сайлау хокукларының һәм референдумда катнашуга хокукының төп гарантияләре турында” 2002 елның 12 июнендәге 67-ФЗ номерлы Федераль законы һәм Татарстан Республикасы Сайлау кодексы таләпләренә туры килүен билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: