Бүген “Мобиль сайлаучы” технологиясе буенча тавыш бирүгә гаризалар кабул итү башланды

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

Торган урында тавыш бирү турында гаризаны 29 июльдән алып 8 сентябрьгә кадәр Күпфункцияле үзәкләрдә, территориаль сайлау комиссияләрендә, Дәүләт хезмәтләре федераль порталы аша (www.gosuslugi.ru) бирергә була. 2 сентябрьдән участок сайлау комиссияләре дә гаризалар кабул итә башлый.

- Мәсәлән, сез Казанда эшлисез, ә Татарстан районнарының берсендә пропискада торасыз. Тавыш бирүдә катнашу өчен сезгә фактта булган урын буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турында алдан ук гариза бирергә кирәк, - дип шәрехли Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев. – Шуны да әйтик, Татарстан Республикасы Президентын сайлауларда, Түбән Кама сайлау округы буенча Дәүләт Думасына һәм Алабуга сайлау округы буенча Дәүләт Советына депутатларны өстәмә сайлаулар буенча сез Мәскәүдә цифрлы 30 участокның берсендә тавыш бирә аласыз. Моның өчен шулай ук алдан гариза бирергә кирәк. Исегезгә төшерәбез, тавыш бирү 11,12,13 сентябрьдә булачак. Бердәм тавыш бирү көне - 13 сентябрь.

Республикада бер үк вакытта дүрт сайлау компаниясе бара: Татарстан Президентын сайлау, Түбән Кама сайлау округында Дәүләт Думасы депутатын, Алабуга сайлау округында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатын һәм шәһәр, район муниципалитетлары депутатларын сайлаулар. Муниципаль сайлауларда “Мобиль сайлаучы” эшләми. Җирле депутатларны фәкать үз сайлау округыңда торып кына сайлап була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: