Бүген бишенче чакырылыш Дәүләт Советының 32нче утырышында депутатлар “Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе әгъзаларын билгеләп кую турында” мәсьәләне карадылар. 7 вакансиягә 10 субъекттан документлар керде.
Закон нигезендә Татарстан Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең 7 әгъзасын билгеләп куя, калган әгъзалар Татарстан Республикасы Президенты Указы белән билгеләнә. Закон буенча ҮСК составына 14 әгъза керә.